- тышкы
- с. 1. Берәр нәрсәнең тышында, читендә булган. Читтән булган, чит кешеләрдән, чит тирәлектән булган. Читке яктагы, тышка караган 2. Өстән, гадәттә җиңелчә кием өстеннән киелә торган 3. Берәр нәрсә яки күренешнең чын асылына кагылмыйча, чын асылын чагылдырмыйча, тыштан, беренче карашка гына күренә торган 4. күч. Башкаларны шаккатыруга исәп ителгән т. ялтыравык 5. Чит дәүләтләр белән булган, чит дәүләтләргә, оешмаларга бәйләнешеле. Чит дәүләтләрдә булган, чит дәүләтләрдә гамәлдә булган. ТЫШКЫ КОЛАК – Колакның колак тишеге һәм колак яфрагыннан торган өлеше. ТЫШКЫ ПОЧМАК – Өчпочмакның (күппочмакның) теләсә нинди ягын дәвам иттергәндә күрше як белән ике арада барлыкка килә торган почмак
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.